news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Дәрвишләр бистәсе Сабан туе кунакларын бәйрәм белән котлады

Татарстан Премьер-министры Сабан туеның барлык шәһәрләрендә һәм торак пунктларында диярлек үтүен әйтте.

Алексей Песошин Дәрвишләр бистәсе Сабан туе кунакларын бәйрәм белән котлады
Михаил Захаров

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәрвишләр бистәсе каенлыгында үтүче Сабан туе кунакларын бәйрәм белән котлады. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнаша.

"Сабан туе республиканың барлык шәһәрләрендә һәм торак пунктларында диярлек үтте. Ватандашларыбыз өчен бәйрәм Россиянең 56 шәһәрендә һәм 29 ерак һәм якын чит илдә үтә. Бу бәйрәм илнең азык-төлек иминлеген ныгытуның мөһим бурычларын хәл итүчеләрнең, илебез авыл хуҗалыгы продукциясенең конкурентлык сәләтен арттыруның мөһимлеген тану өчен яхшы сәбәп", - диде Премьер-министр.

Сабан туе кунакларын Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов та котлады. "Хөрмәтле казанлылар, шәһәребез кунаклары! Сезне ихлас йөрәктән яраткан милли бәйрәмебез - Сабан туе белән котлыйм. Күп гасырлар дәвамында Сабан туе безнең өчен иң көтеп алган, иң күңелле вакыйгаларның берсе булып кала. Ул тормышны ярату, хезмәт сөю бәйрәме булып тора", - диде ул.

Роман Фәтхетдинов шулай ук Сабан туен оештыруда катнашкан оешмаларга, Саба һәм Балтач районнары вәкилләренә рәхмәт белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100