news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин дәүләт-шәхси партнерлыгын үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

Хәзерге вакытта республикада 175 концессион килешү төзелгән, шуларның күбесе коммуналь өлкәгә кагыла.

Алексей Песошин дәүләт-шәхси партнерлыгын үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә дәүләт-шәхси партнерлыгын үстерү һәм стимуллаштыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда 175 концессион килешү төзелгән, шуларның күбесе коммуналь өлкәгә (155) кагыла. Моннан тыш, 12се – сәламәтлек саклау, өчесе – мәдәният һәм ял, бишесе энергия хезмәте өлкәсендәге килешүләргә карый. Бер килешү Чаллыда гамәлгә ашырыла.

Песошин билгеләп үткәнчә, дәүләт-шәхси партнерлыгы – инвестицияләр җәлеп итүнең перспективалы юнәлеше ул. Ул дәүләтнең капиталь чыгымнарын киметергә, ә ирекле акчаларны социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерергә мөмкинлек бирә. Әмма мондый проектлар инвесторның үзенә генә түгел, дәүләткә дә кызыклы булырга тиеш. Шуннан чыгып, аларның бизнес-планы, аңлаешлы һәм үтә күренмәле шартлары булуы шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100