Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Cotton Way җитәкчелеге белән үсеш планнары хакында фикер алышты
Cotton Way компаниясе Казанда текстиль эшләнмәләр эшкәртү буенча җитештерү-логистика комплексы ачты.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Cotton Way компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда компаниянең республикадагы үсеш планнары хакында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Алексей Песошин Cotton Way компаниясе вәкилләре белән Казандагы җитештерү комплексының агымдагы эшчәнлеге, шулай ук предприятиене үстерү буенча компаниянең планнары хакында фикер алышты», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Фикер алышуда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та катнашты.
Моңа кадәр Cotton Way компаниясе Казанда текстиль эшләнмәләр эшкәртү буенча җитештерү-логистика комплексы ачкан иде. Ачылыш тантанасы 2017 елның декабрендә «Химград» технополисы территориясендә узды.
Cotton Way текстиль эшләнмәләрен арендалау һәм эшкәртү, шул исәптән юу, химик юл белән чистарту һәм дезинфекцияләү буенча Россия хезмәт күрсәтү базары лидерларыннан берсе. Cotton Way үз эшләнмәләрен аренда хокукларында социаль учреждениеләр, медицина клиникалары һәм хастаханәләргә тәкъдим итә.
Бүгенге көндә компаниянең илнең барлык төбәкләрендә 7 җитештерү һәм 30 склад комплексы бар. Cotton Way Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Новосибирск һәм Омск кебек зур шәһәрләрдә тәкъдим ителгән. Компаниядә 2 меңнән артык кеше эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз