news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Чирмешән районы аграр комплексы былтыр иң начарларның берсе булды, диде

Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы сөтчелек, игенчелек һәм икътисади күрсәткечләр буенча районның критик хәлдә булуын әйтте.

Алексей Песошин Чирмешән районы аграр комплексы былтыр иң начарларның берсе булды, диде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2017 ел йомгаклары буенча Чирмешән районы аграр комплексын республикада иң начарларның берсе дип атады. Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы сөтчелек, игенчелек һәм икътисади күрсәткечләр буенча районның критик хәлдә булуын әйтте. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте җиткерә.

“Барлык күрсәткечләр - терлекчелек, игенчелек һәм икътисади күрсәткечләр буенча сезнең район начар урыннарда”, - диде Песошин.

“Чирмешән районы күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгы буенча критик хәлдә. Сезгә тармакны сәламәтләндерү буенча нәтиҗәле чаралар күрергә кирәк. Шулай булмаганда, сез аны бөтенләй югалту куркынычы алдында торасыз. Перспективалы проектлар районда авыл хуҗалыгы үсешендә төп нокталар булырга тиеш”, - диде Песошин.

news_right_1
news_right_2
news_bot