Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин «Челтәр компаниясе» директорлар советы утырышында катнашты
Директорлар советы тарафыннан компаниянең нәтиҗәле эше уңай бәяләнде.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Челтәр компаниясе» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта компания эшчәнлегенең төп техник-икътисади күрсәткечләре, 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2018 елга керемнәр һәм чыгымнар бюджетын һәм капиталь төзелеш планын үтәү каралды. Шулай ук компаниянең керем һәм чыгымнары бюджеты, 2019 елга капиталь төзелеш планы расланды.
Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын характерлый торган күрсәткечләр һәм аларның динамикасы тәкъдим ителде.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр күләме 25,3 млрд кВт тәшкил итте. Шул ук вакытта, 2017 ел белән чагыштырганда, 3,2 процентка арткан.
Компаниянең финанс хәле тотрыклы буларак характерлана. 2018 елда компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру кысаларында капиталь кертемнәрне үзләштерү 7,6 млрд сум тәшкил итте.
Директорлар советы тарафыннан компаниянеэ эшчәнлеге уңай бәяләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз