Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин Чүпрәле районының иң уңган комбайнчыларын бүләкләде
Татарстан Республикасы Премьер — министры шулай ук Чуваш Чүпрәлесе авылында илкүләм проект кысаларында ремонтланган Мәдәният йорты бинасын карады, шулай ук музейда булды.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чүпрәле районында булды. Эш сәфәре барышында Татарстан Премьер-министры Чүпрәле районының ашлык суктыру буенча белгечләрен һәм алдынгыларын бүләкләү чарасында катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чүпрәле районы комбайнчылары, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу Иске Чокалы авылы янындагы «Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасының күпьеллык үләннәр кырында узды. Анда кунаклар шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады.
Урып-җыю йомгаклары буенча Чүпрәле районының иң уңган җиде комбайнчысына акчалата сертификатлар тапшырылды.
Алексей Песошин чүпрәлеләрнең хезмәтен югары бәяләде, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде. Татарстан Республикасы Премьер — министры шулай ук Чуваш Чүпрәлесе авылында илкүләм проект кысаларында ремонтланган Мәдәният йорты бинасын карады, шулай ук музейда булды.
Аннары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Район үзәгендә кунаклар бал ярминкәсендә, чәчәк фестивалендә булды, ТАССРның 100 еллыгына, Чүпрәле районының 90 еллыгына багышланган күргәзмәләрне карадылар. Алексей Песошин шулай ук чүпрәлеләрнең җәмәгать киңлекләрен оештыруда, районны төзекләндерүдә күп нәрсә эшләгәнен билгеләп үтте.
«2020 ел үзенчәлекле булды, гәрчә ул бюджет өлкәсенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итсә дә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча барлык республика программалары үз көчендә калды һәм гамәлгә ашырыла. Бу яңа парк та балалар, яшьләр, олылар өчен кызыклы мәйданчык булачак», — диде ул.
Чүпрәле районын һәм Татарстан АССРны үстерүгә керткән өлешләре өчен Фиркать Җәләлев, Виктор Лухманов, Вазыйх Сатдинов, Петр Осипов, Валерий Шадриков, Альберт Шәрәпов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз