news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Буа районы ветеранына «Җиңүнең 75 еллыгы» медален тапшырды

Агымдагы елның гыйнварында Рәүф Төхвәтуллинга 100 яшь тулды, аңа телевизор бүләк иттеләр.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Буа район советы утырышында катнашты. Анда муниципалитетның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды. Утырыш алдыннан Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында катнашкан Рәүф Төхвәтуллин белән очрашты һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медаль тапшырды. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гыйнвар аенда ветеран үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңадан Рәүф Төхвәтуллинга телевизор бүләк иттеләр.

Рәүф Ибраһим улы 1939 елда Белоруссия ССРның Осиповичск пехота училищесына укырга керә, 1941 елның маеннан — Бобруйск хәрби-трактор училищесы курсанты, ә 1941 елның июленнән декабренә кадәр — Камышин хәрби-трактор училищесы курсанты. 1942 елның июненнән ул Сталинград хәрби округы Камышин шәһәренең 163 нче танк бригадасы командиры була. Сугышта яралана һәм госпитальдән соң, яшь солдатларны әзерләү өчен, танк батальонына билгеләнә.

1942 елның августыннан 1948 елның июненә кадәр Рәүф Төхвәтуллин Мәскәү хәрби округының Горький шәһәрендә 41нче уку танк полкын тәэмин итү батальоны взводы белән җитәкчелек итә. 1948 елдан ул Киев хәрби округының 15нче механик полкының техник өлеш башлыгы ярдәмчесе булып хезмәт итә.

1959 елның ноябреннән 1965 елның октябренә кадәр Совет Армиясе составында Германия Демократик Республикасы территориясендә булган. 1965 елның декабрендә Рәүф Ибраһим улы Кораллы көчләр составыннан яшь буенча запаска җибәрелә. Ветеранның берничә сугышчан бүләге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100