Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Буа хакимиятен эшмәкәрлеккә күбрәк ярдәм итәргә чакырды
Буа районы тулаем продуктының 26 процент өлешен кече һәм урта эшмәкәрлек тәшкил итә.
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның Буа районы хакимиятенә эшмәкәрлеккә ярдәм итүдә эшне кичекмәстән көчәйтергә кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Буа муниципаль районы Советының 2017 елның социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турындагы утырышында шул турыда әйтте. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буа районы төбәк муниципалитетлары арасындагы социаль-икътисади үсеш рейтингында 22 нче урында тора. Беренчел нәтиҗәләр буенча, 2017 елда территориаль тулаем продукт 12 млрд сумнан артык булган. Район предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 24 195 сум. Буа районы тулаем продуктының 26 процент өлешен кече һәм урта эшмәкәрлек тәшкил итә. Бу начар нәтиҗә түгел, дип билгеләп үткән Татарстан Премьер-министры.
Алексей Песошин Буа хакимиятен кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүдә эшне көчәйтергә, дәүләт ярдәмен алуда булышырга, шулай ук эшмәкәрлекне яшьләр арасында популярлаштырырга кирәклеген әйткән.
Моннан тыш, Премьер-министр “Буа” сәнәгать паркы төзелешен тизләтергә чакырган. Песошин республикада бүгенге көндә 37ләп республика һәм федераль программалар тормышка ашырылып килүен искәрткән.
Буа районы 18 максатчан программада катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз