Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Биектау районында Идел буе электр челтәрләренең яңа базасын ачты
Яңа объект диспетчерлары Идел буе электр челтәрләренең эшенә онлайн-режимында күзәтчелек итәчәк.
(Биектау, 28 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Биектау авылында Идел буе электр челтәрләренең яңа административ-җитештерү базасы файдалануга тапшырылды. Яңа объект тугыз районның электр челтәрләрен берләштерә һәм ул тәүлек әйләнәсе бөтен филиалның челтәрләре белән идарә итәчәк. Базаны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Чара урамда башланып китте: анда база хезмәткәрләренә көндәлек бурычларны хәл итү өчен яңа техника, шулай ук югары вольтлы электр линияләре белән эшләү өчен махсус машиналар тапшырылды.
Алексей Песошин һәм Челтәр компаниясе генераль директоры Илшат Фәрдиев яңа комплекска керә торган урында символик тасманы кисте. ТР Премьер-министры яңа база хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, республикада ел саен 38 программа гамәлгә ашырылуын искәртте. Әлеге программалар кысаларында 2,5 меңнән артык электр энергетикасы объектына ремонт ясала.
«Әлеге объектта эшләү өчен искиткеч яхшы шартлар тудырылган. Боларның барысы да Челтәр компаниясе эшендә чагылыш табачак», - диде Песошин һәм чарада катнашучыларның барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз