news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Без чит ил инвесторлары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен саклап калдык

Премьер-министр Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында төп макроикътисади күрсәткечләргә тукталды.

Алексей Песошин: Без чит ил инвесторлары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен саклап калдык
prav.tatarstan.ru

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 677 млрд сумны тәшкил итә. Бу былтыргы күрсәткечтән 35 млрд сумга күбрәк дип бәяләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

Хөкүмәт башлыгы чыгышында төп макроикътисади күрсәткечләр буенча республиканың традицион рәвештә лидер төбәкләр исемлегенә керүен билгеләп узды. Тулай төбәк продукты күләме буенча Татарстанның Россия Федерациясе субъектлары арасында алтынчы урында, авыл хуҗалыгы буенча өченче, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча дүртенче, сәнәгать производствосы һәм торак кертү буенча бишенче, төзелеш буенча алтынчы, берәмләп сәүдә итү әйләнеше буенча сигезенче урында булуын әйтте.

Алексей Песошин әйтүенчә, Татарстанда тышкы сәүдә әйләнеше 16 млрд 700 миллион АКШ доллары тәшкил итә. 2017 елда бу күрсәткеч 1,4 мәртәбә арткан. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, тулай төбәк продукты 2 трлн сумнан артыр дип фаразлана. Бу былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда, 103 процентка тәңгәл. Сәнәгать производствосы индексы 102,2 процент булыр дип көтелә. Авыл хуҗалыгында уңай динамика 105 процент тирәсендә бәяләнә.

Статистика буенча, агымдагы елның 9 ае эчендә чит ил инвестицияләре күләме 317 млрд доллар тәшкил иткән. “Инвестицияләр активлыгында бик үк әйбәт чагылыш тапмаган агымдагы геосәяси вазгыятькә карамастан, без чит ил инвесторлары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен саклап калдык”, - дип белдерде Алексей Песошин.

Премьер-министр инвестицияләр җәлеп итүгә социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән территорияләрне (ТОСЭР) булдыру йогынтысы зур булуын билгеләп үтте. 2017 елда барлыгы 21 компания “Яр Чаллы” ТОСЭРның резидент статусын алган. Алар тарафыннан барлыгы 24,6 млрд сум күләмендә инвестиция кертелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100