Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин Баулыда бизнес-климат начараю сәбәпләренә анализ ясарга кушты
Премьер-министр кече һәм урта бизнес үсеше мәсьәләләренә игътибар бирүне сорады.
(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Баулы районында бизнес-климат начараю сәбәпләренә анализ ясарга киңәш биргән. Бу хакта ул бүген Баулы район советының хисап утырышында әйткән. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, Баулы районында кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләләренә күбрәк игътибар юнәлтү зарур. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, районның тулай территориаль продукт күләмендә аларның өлеше 10,6 процент тәшкил итә. Бу ТР муниципаль берәмлекләре арасында 40 нчы урын.
Премьер-министр җаваплы структураларны бизнес-климат начараю сәбәпләренә анализ ясарга, шулай ук бизнес-проектлар әзерләү, тормышка ашыруда дәүләт һәм муниципаль ярдәм чараларын алуда эшмәкәрләргә теләктәшлек күрсәтергә өндәгән.
Район хакимиятенә эшмәкәрлек өчен инфраструктура үстерү, коммуналь түләүләр буенча бурычларны киметү, йорт эчендә газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү мәсьәләсендә актив эшләргә кушкан.
“Баулы районының социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен яхшырту өчен потенциалы бар. Моның өчен район администрациясенең көндәлек максатчан эше генә җитми, хуҗалык субъектларының да актив катнашуы мөһим”, - дигән Хөкүмәт җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз