news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: «Балыкчы. Аучы» күргәзмәсе белән кызыксыну елдан-ел арта бара

Россиянең 12 төбәгеннән килгән җитмештән артык катнашучы Казан ярминкәсендә үз продукциясен тәкъдим итә.

Алексей Песошин: «Балыкчы. Аучы» күргәзмәсе белән кызыксыну елдан-ел арта бара
Егор Никитин

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда унөченче тапкыр уза торган «Балыкчы. Аучы» махсуслашкан күргәзмәсе белән кызыксыну елдан-ел арта бара дип саный. Әлеге фикерен  ул бүген Казан ярминкәсендә күргәзмәне тантаналы ачу вакытында әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан ярминкәсе павильоннарында Россиянең 12 төбәгеннән 70тән артык катнашучы үз продукциясен тәкъдим итте. «Күргәзмә илнең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән актив ял итәргә яратучыларны һәм белгечләрне берләштерде. Ул аучылык һәм балыкчылыкны популярлаштыруга, экотуризмны үстерүгә, яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән», - диде Песошин.

Бүген күргәзмәдә 8 меңнән артык кеше катнаша. Алар - Россиянгең төрле төбәкләреннән килгән тармак компанияләре вәкилләре, спортчы-балыкчылар. Күргәзмәдә җитмештән артык компания продукциясе тәкъдим ителгән. «Болар барысы да бу күргәзмә белән кызыксыну ел саен арта барганлыгын күрсәтә», - диде Песошин.

Алексей Песошин күргәзмә вакытында бөтен Россиядән җыелган алдынгы балыкчыларның мастер-класслары матур традициягә әверелгәнен өстәп әйтте. 

Күргәзмәдә аучылар һәм балыкчылар өчен заманча техника, җиһазлар, яңа эшләнмәләр тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100