Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин Алабуга районында яңартылган чистарту корылмалары эше белән танышты
Объектны яңартуга Россия һәм Татарстан бюджетларыннан 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Алабуга районында булды.
Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге визитның төп максаты муниципалитетның 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 елга планнарга багышланган советында катнашу иде.
Чара алдыннан Песошин «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм Алабуганың 2019-2020 елларда реконструкцияләнгән көнкүреш һәм сәнәгать юынтык суларын чистарту корылмаларының эше белән танышты.
Объектны яңартуга Россия һәм Татарстан бюджетларыннан 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эшләр «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру» федераль программасы кысаларында үткәрелгән. Хәзерге вакытта районда чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең өченче этабы бара.
Милли проектлар 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путинның «май» указлары буенча гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз