news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин 5нче төзәтү колониясе цехлары белән танышты

Татарстан Премьер-министры колониянең җитештерү секторын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районының Түбән Карамалы бистәсендә урнашкан Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 5нче төзәтү колониясендә булып, пенитенциар учреждениенең җитештерү цехлары белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика Хөкүмәте башлыгын аның административ һәм хокук саклау эшчәнлеге буенча киңәшчесе Дәүфит Хәмәдишин, ТР Икътисад, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин озатып йөрде.

Иң элек кунаклар колониянең торак зонасы белән танышты. Алар тоткыннарның яшәү шартларына бәя бирде, клубта, мәчеттә һәм чиркәүдә булдылар. Премьер-министр сәнәгать зонасының механик җыю һәм кою цехларын карады. Шулай ук аңа ИК-5 чуен эшләнмәләрне: чуен һәм полимер-ком канализация люклары, яңгыр сулары җыелучы контейнер, көпшә торба арматурасы һәм махсус киемнәр күрсәттеләр.

Моннан тыш, колониянең җитештерү секторын үстерү турында да фикер алыштылар. Инвесторларны һәм заказ бирүчеләрне җәлеп итү, чыгарыла торган продукциянең ассортиментын киңәйтү һәм төбәк базарында аңа ихтыяҗны арттыру турында сүз барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100