Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин 2018 елда Баулыда мөгезле эре терлек кимү проблемасына игътибар юнәлткән
Хөкүмәт башлыгы Баулы җитәкчелегенә игътибарны терлекчелек проблемаларын хәл итүгә юнәлдерергә өндәгән.
(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Баулы район советының хисап утырышында 2018 елда район хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны кимүен билгеләп үткән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Баулы районында көнлек тулай сөт савымы 38,9 тонна тәшкил итә. Бу, күрше Азнакай районына караганда, өч тапкыр кимрәк. Алексей Песошин 2018 елда җирле хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны кими баруын билгеләп узган.
Кече хуҗалык формалары да Баулыда җитәрлек үсештә түгел. Хәзерге вакытта районда барлыгы 18 гаилә фермасы бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5,2 мең мөгезле эре терлек, аларның нибары 1780е генә - сыер.
“Районның аграр комплексында вазгыятьне яхшырту өчен, терлекчелектәге бу проблемаларны хәл итүдә игътибар юнәлтүегез зарур”, - дип мөрәҗәгать иткән Алексей Песошин район җитәкчелегенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз