news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Морозовны зур хоккейдан озату чарасы “Рәхмәт, капитан!” шигаре астында узачак

Шимбәдә буласы чара буенча килешүләр бара

  (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Шимбә, 20 декабрьдә, Россия җыелма командасының элеккеге һөҗүмчесе һәм “Ак Барс” командасының күпьеллык лидеры Алексей Морозовны зур хоккейдан озату чарасы була.

Озату чарасы Россия һәм Швейцария командалары арасында “Беренче канал” кубогы өчен уен алдыннан уздырыла. Бу хакта Россия җыелма командасы һәм Россия Хоккей федерациясе матбугат хезмәтләрендә белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

Шимбә чарасы нечкәлекләре буенча килешүләр бара, шулай да аның “Рәхмәт, капитан!” (Морозов берничә сезон дәвамында Россия җыелма командасы капитаны булды) шигаре астында узачагы билгеле. Хоккейчы Россия хоккееның беренче затлары чыгышларын тыңлау һәм истәлекле бүләк алу өчен бозга чыгачак.

Морозов карьерасын 24 августта төгәлләде. Ул 1998 елда Наганода Олимпиадада көмеш призер һәм ике тапкыр Дөнья чемпионы (2008 и 2009) булган иде. Җиңү яуланган Дөнья беренчелекләрендә һөҗүм итүче команда капитаны булды. Шулай ук ул өч тапкыр Россия чемпионы (2006, 2009, 2010) булды, Европа чемпионы кубогын (2007) һәм Континенталь кубокны (2008) отты. Морозов, карьерасын төгәлләр алдыннан, башкаланың ЦСКА командасында уйнады һәм аннан июльдә китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100