Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Морозов Россия Балалар гольфы федерациясе җитәкчесе булган
Ике тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе үзенең уен карьерасын тәмамлады
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россия җыелмасы, Казанның "Ак Барс" һәм ЦСКА командалары элеккеге капитаны Алексей Морозов вакытлыча хоккейдан китә: ул Россия Балалар гольф федерациясенә җитәкчелек итә.
Искәртеп узабыз: ике тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе 24 августта үзенең уен карьерасын тәмамлады. "Шулай килеп чыкты инде, мин Россия Балалар гольф федерациясен җитәкләдем: бер кәшәкәне икенчесенә алмаштырдым. Хәзер бу федерация үсеш кичерә, гольф Олимпия спорт төренә әверелде. Ә бездә берни дә үсмәгән, бернинди җитди әйбер дә юк. Миңа бу юнәлешне үстерү кызыклы тоелды. Спортчылар әзерләү өчен җаваплы ассоциация бар, ә без - балалар федерациясе, моны балалар юнәлешеннән үстерәчәкбез. Җәмәгатьчелек, физкультурадан башлыйбыз, шулай ук махсус мәктәпләрне дә үстерү зарур, башта берсен, аннары икенчесен, Мәскәүдә гольф академиясен ачарга кирәк, хәзерге вакытта аңа бина эзлибез", - дип Морозов сүзләрен китерә "Чемпионат".
Алексей Морозов сүзләренчә, Юстиция министрлыгы физкультураның өченче дәресе нәкъ менә гольф була алуны хуплаган һәм 25 мәктәп гольф буенча физкультура дәресләрен укытырга риза булган. "Минем улым белән кызым укый, аларның мәктәпләрендә дә керттеләр. Улымның физкультура дәресе атнага ике тапкыр. Берсе - эстафета, ә икенчесе - гольф буенча. Хәзер хоккейда гаҗәпләнәләрдер. Нинди гольф? Миңа ул нигә кирәк? Тормыш шулай әйләнә инде. Әлегә хоккей өлкәсеннән җитди һәм кызыклы тәкъдимнәр булмады, шуңа да гольф белән вакытлыча шөгыльләнергә булдым. Документлар имзаланды", - дип белдергән "Ак Барс"ның элеккеге лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз