news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Морозов - елның иң яхшы спортчысы, ә Корбан Бердыев- елның иң яхшы тренеры

Бүген Көрәш сараенда узган тантанада ТР Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына нәтиҗәләр ясалды

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Көрәш сараенда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында узган тантанада ТР Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына нәтиҗәләр ясалды.

2009 елда “Физкультура-савыктыру һәм спорт-массакүләм эшенең иң яхшы” оештырылышы буенча муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-бәйгесе игълан ителгән иде. Бүген аның җиңүчеләре һәм призерлары мәгълүм булды. 30 меңгә кадәр кеше яшәгән авыл районнары арасында беренчелекне Тәтеш районы яулады. Республиканың иң көчле батырлары, билбаулы көрәш буенча Россия, милли көрәш буенча Татарстан чемпионнары тәрбияләнгән Теләче - икенче урынга, дзюдо буенча республика призерларын, чаңгы ярышлары буенча республика җиңүчеләрен биргән Спас районы өченче урын алды. “Физкультура-савыктыру һәм спорт-массакүләм эшенең иң яхшы” оештырылышы буенча 30 меңнән артык кеше яшәгән муниципалитетлар арасында беренчелек-Саба районында. Мамадыш районы –икенче, Кукмара районы өченче урыннарда. 100 меңгә кадәр халык яшәгән муниципаль берәмлекләр арасында беренчелек - Алабуга районында. Зәй районы – икенче, Чистай районы –өченче урынга лаек булды. 100 меңнән артык халык яшәгән муниципалитетлар арасында Әлмәт районы - өченче, тәүлеклек эстафета уздырып, Гиннесның рекордлар китабына кергән Чаллы шәһәре икенче урында. Беренчелек - Россиянең спорт башкаласы Казан шәһәрендә. Билгеле булганча, Татарстан башкаласы бу исемгә “Россиянең алтын командасы” милли премиясе номинациясендә җиңеп лаек булган иде.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында Татарстанда “Спортның олимпия төрләре буенча иң яхшы федерациясе” дип ТР Хоккей федерациясе табылды. Ә “Көрәш” татар-башкорт көрәше федерациясе “Спортның олимпия булмаган төрләре буенча иң яхшы федерация” дип табылды. Ел нәтиҗәләре буенча, “Спортның техник төрләре буенча иң яхшы федерация” исеменә ТР Автомотоспорт федерациясе лаеклы дип табылды. Ә 36 мең кешене берләштергән “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте 2009 елда Татарстанның иң яхшы физкультура-спорт җәмгыяте булды.

Татарстан спортының горурлыгы булган тренерлар һәм спортчылар да читтә калмады. 2009 елда республиканың иң яхшы тренеры исеменә, “Рубин”ны икенче тапкыр Россия чемпионы иткән Корбан Бердыев лаек булды. Ә “Рубин” – “Елның иң яхшы командасы” исемен алды. “Елның иң яхшы спортчысы” номинациясендә “Ак Барс” һәм хоккей буенча Россия җыелма командалары капитаны Алексей Морозов җиңде. Коляскадагы баскетболчыларның республика җыелма командасы - “Ел дебюты” номинациясе җиңүчесе. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының иң яхшы проекты дип “Республика зарядкасы” табылды. Танылган спорт осталары, чемпионнар катнашында балалар өчен уздырылучы әлеге 10 минутлык телепрограмма өлкәннәрне дә көн саен экраннар янына җыя.

Билгеле, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының нәтиҗәләре җиңүчеләр билгеләүгә генә кайтып калмый. Аның төп нәтиҗәләре тагын да масштаблырак. Алар үзләрен еллар узгач, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүчеләрдән һәм ишегалды спорт мәйданчыкларында чыныккан егетләр-кызлардан танылган спортчылар үскәч сиздерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot