news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Морозов белән Нюша 2018 елдагы дөнья чемпионатында Казан илчеләре булды

Бу җаваплы вазифаны аларгы “Казан-Арена”да узган тантанада йөкләделәр.

  (Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”) 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатында Казан илчеләре “Ак Барс” командасының элеккеге капитаны Алексей Морозов һәм җырчы Нюша булды. Бу хакта “Р-Спорт” агентлыгы хәбәр итте.

Аларга бу җаваплы вазифаны Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашында узган тантанада йөкләделәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot