news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Морозов балалары белән ЦСКА га каршы матчка килә

Иртәгә «Ак Барс» һәм ЦСКА матчы «Татнефть-арена»да уза

 (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс»ның экс-капитаны, ЦСКА ның элеккеге уенчысы Алексей Морозов Казан белән Мәскәү клублары арасындагы матчны карарга планлаштыра. Иртәгә «Ак Барс» һәм ЦСКА очрашуы «Татнефть-арена»да уза.
“Ак Барс” – ЦСКА” уенын трибунадан карыйм. Хәзер балаларның каникуллары, без өч көнгә Казанга барырга уйладык. Казан минем өчен бик мөһим шәһәр, анда күптән булган юк”, - дигән Морозов, дип белдерелә “барс”лыларның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркеме.

news_right_1
news_right_2
news_bot