news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Миллер: “Татарстан – Россия Федерациясендә газификация өлкәсендә лидер”

Алексей Миллер: “Татарстан – Россия Федерациясендә газификация өлкәсендә лидер”

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстанда газификация дәрәҗәсен 100 процентка җиткерү өчен “Газпром” ААҖ ике елга 670 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Әлеге ниятләр, нефть химиясе тармагындагы хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр турында бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең “Газпром” ААҖ генераль директоры Алексей Миллер белән очрашуында фикер алышынды.

“Республикага даими очрашулар турында сүз куешкан булсак та, Казанга килергә вакыт һәм игътибар тапканыгыз өчен зур рәхмәт. Үсеш алучы икътисад шартларында нефть химиясе һәм газ тармагы белән бәйле мәсьәләләрне күтәрүнең әһәмияте зур. Фаразланган саннардан да арттырып, тулаем төбәк һәм сәнәгать продукциясенең 10 процентлык үсешенә ирешеп киләбез. Шулай да кайбер проблемалар да урап узмый, бу бигрәк тә энергетика тармагына кагыла”, - ди Минтимер Шәймиев. Аның әйтүенчә, нефть тармагына килгәндә, “кара алтын” табу кысаларында газ азрак кулланыла башлаган. “Якын елларда 30 миллионнан артык тонна нефть чыгару күздә тотыла. Быел 3 миллиард тонна нефть табылуны билгеләп узачакбыз. Ромашкино нефть чыгару чыганагы бүгенгәчә өметләрне аклап килә. Өлкән буын белгечләре, яшь галимнәрне дә бу юнәлештә керткән өлеше зур”, - дип ассызыклады Президент.

Илбашы “нефтьсез Татарстан” программасы кабул ителүен дә билгеләп узды. “Бу нефть химиясе өлкәсе үсеше хисабына республика территориясендә өстәмә кыйммәтне булдыру максаты белән гамәлгә кертелде. Нефть химиясе проектлары – бүгенге көндә иң нәтиҗәле тармак булып санала. Җитештерү мәйданнары һаман киңәя бара. Казанда “Химград” оешмасы сафка басачак. Татарстан күләмендә 14 технопарк эшләп килә. Автокомпонентлар әзерләп чыгаруга игътибар җитдиләнде”, - дип белдерде ул.

Журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Минтимер Шәймиев, очрашу кысаларында “Газпром” ширкәтенең республиканың нефть химиясе һәм энергетика оешмалары белән озак елларга хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру турында фикер алышынганын хәбәр итте.

Алексей Миллер әйтүенчә, очрашу кысаларында күтәрелгән мәсьәләләр бихисап булган. “Татарстан, Россия картасында сәнәгате нык тернәкләнгән төбәк булып исәпләнә. Билгеле, газификация мәсьәләсенә тукталдык. Татарстанда газификация дәрәҗәсе бүгенге көндә 92 процент дәрәҗәсендә, Россия субъектлары белән чагыштырганда бу күрсәткеч югары. Газ белән тәэминатны 100 процентка җиткерүдә безнең ширкәт ике елга 670 миллион сум бүлеп бирәчәк. Бу үзара аңлашуга корылган тыгыз хезмәттәшлек җимеше”, - дип белдерде Алексей Миллер. Аның сүзләренә караганда, Татарстанның нефть химиясе предприятиеләрен “Газпром” ширкәтләре тарафыннан чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе дә телгә алынган. “Казаноргсинтез” белән киләчәккә ныклы планнар кордык. “Казаноргсинтез”га тәкъдим ителә торган чималның 70 проценты “Газпром” тарафыннан куела. Уртак эшче төркем төзү, яңа куәтле җитештерүчәнлекне гамәлгә ашыру, яңа кооперация формаларын булдыру турында хыялланабыз. Үзара мөнәсәбәтләрнең киләчәген якты итеп күзаллыйбыз. Озак вакытка каралган килешүләр бурычларны тормышка ашыруга өметле җирлек тудыра”, - ди ”Газпром” ААҖ башлыгы.

Алексей Миллер хәбәр итүенчә, очрашу кысаларында социаль мәсьәләләр дә кузгатылган. “Газпром” – балаларга” программасы нигезендә быел Татарстанга төрле спорт объектлары төзелешенә 500 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

“Үсешне базар ихтыяҗларыннан чыгып, шул исәптән, нефть химиясе тармагының төрле продукциясе бәрабәренә дәвам итәргә уйлыйбыз. Уртак эшчәнлекне ике яклы көчле теләк нигезендә гамәлгә ашырачакбыз. Кыска вакыт эчендә югары үрләр яуланыр дигән өмет бар”, - дип җөпләде Минтимер Шәймиев.

Очрашуда “Газпром” ширкәте ягыннан Россия Федерациясе төбәкләре белән эшчәнлек буенча департамент башлыгы Виктор Илюшин, “СИБУР” ҖЧҖ президенты Дмитрий Конов, “Таттрансгаз” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Татгазинвест” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков һәм “Казаноргсинтез” ААҖ генераль директоры Леонид Алёхин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot