Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Миллер: “Газ ягулыгында эшләүче “КАМАЗ”, табигый газның мотор ягулыгы буларак, нәтиҗәлелеген исбатлады”
"Газпром"нан Алексей Миллер “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин белән очрашты
(Чаллы, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). «Газпром» ААҖ үзәк офисында идарә җитәкчесе Алексей Миллер “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин, команда пилотлары белән очрашты. Очрашуда Россия узышчыларының халыкара ярышлардагы нәтиҗәләре һәм хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә “Газ “КАМАЗ”ы матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз: “КАМАЗ-Мастер” командасы быел янә спорт йөк машиналары арасында чемпион статусын раслады һәм «Дакар-2015» раллиенда мактау пьедесталын тулысынча биләде, шулай ук «Africa Eco Race-2015» марафонында беренче һәм икенче урыннарны алды.
«Africa Eco Race-2015» халыкара раллиенда «КАМАЗ-Мастер» командасы составында табигый газга көйләнгән спорт йөк машинасы беренче тапкыр катнашты. Газ ягулыгында эшләүче “КАМАЗ” Африка марафонында барлык кыенлыкларны җиңде һәм автомобильләрнең гомуми зачетында лидерлар өчлегенә керде.
“Сезне чын күңелдән ике кыйтгада берьюлы яуланган җиңүегез белән котлыйм. Быел “КАМАЗ-Мастер” командасы чыгышын аеруча зур кызыксыну белән күзәттек. Газ ягулыгында эшләүче “КАМАЗ”, табигый газның мотор ягулыгы буларак, нәтиҗәлелеген исбатлады”, - диде Алексей Миллер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз