news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Кузьмицкий Идел буе төбәгендә авыл җирлекләрен үстерү чараларын уйларга чакырды

Идел буе округындагы Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары 2020 елдан авыл территорияләр үстерү буенча яңа дәүләт программасы эшли башлаячагын әйтте.

Алексей Кузьмицкий Идел буе төбәгендә авыл җирлекләрен үстерү чараларын уйларга чакырды
tatarstan.ru

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий Идел буе федераль округы төбәкләренә авыл территорияләрен үстерү буенча дәләт программасына кушылырга өндәде. Бу хакта ул бүген Казан ратушасында агросәнәгать продукциясен җитештерү һәм экспортка чыгару күләмнәре турында киңәшмәдә әйтте.

“2020 елның 1 гыйнварыннан авыл территорияләрен үстерү буенча яңа дәүләт программасы эшли башларга тиеш. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәзер бу юнәлештә актив эш алып бара”, - дип хәбәр итте Алексей Кузьмицкий.

“Төбәк җитәкчеләрен программа чараларын формалаштыруга актив кушылырга өндим. Шулай ук, авылда яшәү рәхәт булсын өчен тагын нинди өстәмә чаралар кертеп булуны анализлауны сорар идем”, - диде Кузьмицкий.

Ул ИФО төбәкләре алдында агросәнәгать продукциясе җитештерү һәм эскпортка чыгару темпларын үстерү буенча киңкүләм бурыч торганлыгын әйтте. “Аны хәл итү өчен бөтен көчне кую кирәк. 2019 елның беренче кварталында агросәнәгать продукциясе экспорт күрсәткечләрен арттыруга ирешүдә төбәк проектларын тормышка ашыру буенча квартал саен мониторинг оештырылачак”, - диде Кузьмицкий.

Аның сүзләренә караганда, былтыр ИФОда агросәнәгать продукциясе экспорты, 2017 ел белән чагыштырганда, 2 процентка арткан һәм 1,2 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен экспортка чыгаручы алдынгы төбәкләрдән Саратов, Самара, Түбән Новгород өлкәләрен һәм Татарстанны атады. ИФО төбәкләре продукциясе Казахстан, Латвия, Кытай, Иран, Төркиягә чыгарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100