news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Кудрин Казан, Самара, Тольятти һәм Ульяновскидан метрополия төзергә тәкъдим итте

Россия Хисап палатасы рәисе Томск, Новосибирск, Барнаул, Новокузнецк; Ростов-Дон, Краснодар, Ставрополь нигезендә дә метрополия төзергә кирәк, ди.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). РФ Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин ил төбәкләре үсешен тизләтү өчен метрополияләр төзергә тәкъдим итте. Аларның берсе Казан, Самара, Тольятти һәм Ульяновск нигезендә оештырылырга мөмкин. Кудрин Санкт-Петербургта узган Закон чыгаручылар советы утырышында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Бу турыда палатаның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алексей Кудрин искәртеп үткәнчә, табигый ресурслары җитәрлек күләмдә булмаган Федерация субъектларының төп бурычы – үсеш нокталарын эзләү. Аның фикеренчә, метрополияләр төзү моңа ярдәм итә алыр иде.

«Безгә Россия Федерациясе субъектлары белән горизонталь элемтәләрне көчәйтергә кирәк», - диде Хисап палатасы рәисе.

Урта Идел буеннан тыш, Алексей Кудрин Екатеринбург; Томск, Новосибирск, Барнаул һәм Новокузнецк; Ростов-Дон, Краснодар һәм Ставрополь нигезендә дә метрополияләр төзергә тәкъдим итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында узган форумда Татарстан агломерацияләрен үстерү хакында фикер алышканнар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100