Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Арзамазов: Әдәбиятта милли телдә иҗат итмәү — һәр халык өчен уртак проблема
Галим фикеренчә, Россия халыкларыннан татар, башкорт һәм якут әдәбиятларына глобальләшү процессы янамый.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы Алексей Арзамазов милли телне һәм милли үзтәңгәллекне югалтуны барлык әдәбиятлар өчен уртак проблема дип атады.
«Һәр яшь буын милли теле белән тулаем элемтәне югалта бара. Фин-угор, мари, мордва, удмурт әдәбиятларында милли телдә иҗат иткән яшьләр берничә бөртек кенә. Язучылар белән халык арасында телнең „кендеге“ өзелә. Мәдәни мирас та югала. Милли телдән башка милли әдәбият яши алмый», — диде ул «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» түгәрәк өстәле чыгышында.
Галим хәзерге милли әдәбиятның төшенчәсе үзгәрә алуын фаразлады. «Ул әдәбият милли телдә язылган булырга тиешме? Яки русча иҗат иткән язучының милли сәнгать традицияләрен тасвирлаган әдәбиятмы? Бу төшенчәне билгеләү хәзер зур проблемага әйләнде, һаман да уртак фикергә килә алмыйбыз», — диде ул.
«Күптән түгел Кавказда әдәбият белгечләре белән очрашуда булдым. Кабардин, чечен һәм балкар халыкларыннан милли телдә язучы калмаган, диярлек. Анда яшь буын рус телендә иҗат итүгә күчкән», — дип мисал китерде ул.
Алексей Арзамазов татар, башкорт һәм якут әдәбиятларын Россиядә яшәүче башка халыкларныкыннан аерылып торуын әйтте. «Глобальләшү процессы шушы өч милләткә янамый. Алар юкка чыгу куркынычы астында түгел», — дип саный ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз