news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Жердев: Татарстан һәм Киров өлкәсендә хезмәттәшлекне көчәйтергә ниятлибез

Алексей Жердев: Татарстан һәм Киров өлкәсендә хезмәттәшлекне көчәйтергә ниятлибез
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Жердев Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты. Ул утырышта катнашучыларны 2025 елда Киров өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашырга чакырды.

«Татарстан Республикасы – Киров өлкәсенең иң якын күршесе, безнең барлык өлкәләрдә дә тыгыз һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Рәис Рөстәм Миңнеханов республиканың уңышлы үсеш тәҗрибәсенә ия, күрше төбәкләр белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Без төбәкләрнең инвестицион потенциалын үстерәбез, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, туризм, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез», – диде ул.

Ул киләчәктә дә авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал, азык-төлек, нәселле эре мөгезле терлекләр белән үзара файдалы тәэмин итүне киңәйтергә, шулай ук икътисад, мәдәният, транспорт һәм төзелеш инфраструктурасы, яңа төбәкара туристлык маршрутлары өлкәсендә хезмәттәшлекне көчәйтергә ниятләүләрен әйтте. «Болар барысы да Татарстан һәм Киров өлкәсе үсешенә юнәлдерелгән», – диде Алексей Жердев.

«Узган ел, Киров өлкәсенең 650 еллыгына әзерлек кысаларында, уртак тырышлык белән Нократ Җәмигъ мәчетен реконструкцияләдек. Хәзер бинаның тышкы һәм эчке ягы ремонтланган, монда архитектура яктырткычлары урнаштырылган, яндагы территория төзекләндерелгән. Моннан тыш, бинага яңа газ челтәрләре һәм су белән тәэмин итү үткәрелгән. Хәзер бу Киров өлкәсенең тагын бер истәлекле урыны булып тора. Рөстәм Нургалиевичка аңлавы һәм ярдәм итүе өчен зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары.

Алексей Жердев быел 27-28 июньдә Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә уздырылачагын искәртте. «Сабантуй кунаклары өчен бай программа әзерлибез – традицион ярышлар, конкурслар, хәләл ашлар, ярминкә, мастер-класс, күргәзмә, зур концерт. Нократ Аланына килгән кунакларның барысы да канәгать калыр дип ышанабыз. Сабантуй – төрле милләт һәм төрле дин кешеләре өчен бәйрәм ул. Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләрне кунакчыл Нократ җиренә чакырабыз, бу матур бәйрәмне бергәләп билгеләп үтик», – диде ул.

«Хәзер, илебез катлаулы вакытлар кичергәндә бердәм булуыбызны күрсәтәбез. Безнең сугышчылар – руслар, татарлар, удмуртлар, марилар, якутлар, чеченнар, бурятлар, дагыстанлылар – бергәләп Россия мәнфәгатьләрен яклый. Һәм без бердәм булганда, Җиңү безнең кулда булачак» – диде Алексей Жердев.

news_right_1
news_right_2
news_bot