Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Угаров «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнде

ТР Дәүләт Советы «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире вазифасына «Татар-информ» агентлыгы шеф-редакторы Алексей Угаров кандидатурасын хуплады. Әлеге карар VI чакырылыш республика парламентының 44нче утырышында кабул ителде. Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатура өчен бертавыштан тавыш бирде.
«Республика Татарстан» газетасын гамәлгә куючылар советына Алексей Угаровны газетаның баш мөхәррире вазифасына билгеләү турында тәкъдим кертелде. Ул журналистикада 1996 елдан бирле эшли», - диде ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.

Фото: © Айрат Зарипов
Элегрәк ТР Премьер-министры Алексей Песошин Александр Латышевның 8 июньдә «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире вазифасыннан азат ителүе турындагы боерыкны имзалаган иде. Документта әйтелгәнчә, әлеге карар хезмәткәр инициативасы буенча кабул ителгән. Бу вазифаны ул 2004 елның февраленнән бирле биләде.
Александр Латышевны алкышлар белән озаттылар. Баш мөхәррир вазифасында күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен ул ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Республика газетасының баш мөхәррире вазифасында күпьеллык профессиональ эшчәнлек өчен зур хөрмәт белдерәсем килә», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Латышевка мөрәҗәгать итеп.
Республика парламенты башлыгы Алексей Угаровка эшендә зур уңышлар теләде.
«Гамәлгә куючыларның, ә алар дәүләт хакимиятенең ике органы – Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт, бу иң популяр газеталарыннан берсе. Ул үз абунәчеләрен югалтмасын. Һәм сез Татарстан Республикасындагы вакыйгалар хакында халыкка мәгълүмат биреп торырсыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин яңа баш мөхәрриргә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз