news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Зәйдә полиция бүлеген ачты һәм яңартылган балалар бакчасында булды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зәйгә эш сәфәре кысаларында төзекләндерүдән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеген ачу тантанасында катнашты. Шулай ук ул яңартылган «Светлячок» балалар бакчасында булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры хокук саклау органнары хезмәткәрләренә яхшы хезмәт шартлары тәэмин итүне хакимият органнары өчен иң мөһим бурычларның берсе булуын әйтте. Ул РФ Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә полиция бүлеген яңарту буенча эшләрне вакытында финанслау өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Алексей Песошин үз чыгышында республика хакимиятенең хокук саклаучыларга иске административ биналарны ремонтлауда һәм яңаларын төзүдә ярдәм итәчәгенә ышандырды. «Иң катлаулы вакытларда да без бу өстенлеккә тугры калдык», — дип ассызыклады Песошин.

Премьер сүзләренә караганда, быел Зәй районы территориясендә кеше үтерүгә карата, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү яки башка авыр җинаятьләргә карата кузгатылган җинаять эшләренең барысы да ачылган. «Район халкы үз куркынычсызлыгына һәм киләчәгенә ышаныч белән карарга тиеш», - дип өстәде ул. Чыгышы ахырында Алексей Песошин Зәй районы буенча Россия Эчке эшләр бүлеге башлыгы Илдар Гыйззәтуллинга «Лада Веста Кросс» яңа хезмәт автомашинасы ачкычын тапшырды.

Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, үз чиратында, республика җитәкчелегенә матди-техник базаны ныгытуда даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Сезгә иң заманча биналар комплексы төзелде. Кулланыла торган биналарның мәйданы 2,5 тапкырга артты», – дип мөрәҗәгать итте ул полиция хезмәткәрләренә.

Моннан тыш, тантана барышында полиция бүлеге хезмәткәрләренә һәм ремонт ясаган төзелеш фирмасы вәкилләренә ведомство бүләкләре тапшырылды. Кунаклар шулай ук дежур частьнең эшен оештыру белән танышты, тикшерү бүлмәсен, вакытлыча тоту изоляторында булды, хезмәткәрләрнең эш кабинетларын, тирны һәм гараж комплексын карады.

Моннан тыш, Алексей Песошин капиталь ремонттан соң ачылган «Светлячок» балалар бакчасында булды. Ул яңартылган бинаны карады, туган тел кабинетына, методик кабинетка, китапханәгә, музыка классына һәм спорт залына керде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы эшләрнең сыйфатын һәм кирәкле җиһазларның булуын бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot