news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин химия тармагы хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады

ТР премьер-министры Алексей Песошин Казанда узган бәйрәмдә химия тармагы хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады.

«Без күп еллар дәвамында фидакарь хезмәте белән химия фәненең һәм илнең сәнәгать потенциалының үсешен тәэмин итүчеләрне хөрмәтлибез. Казанда озак еллар дәвамында илебез сәнәгатенең киләчәге формалаша», – диде Татарстан премьер-министры.

Татарстанның химия сәнәгате узган елда 784 миллиард сумлык продукция җитештергән. Шул ук вакыт дәвамында химия тармагында куәтләрне булдыруга һәм модернизацияләүгә 140 миллиард сумга якын акча юнәлтелгән.

Россиядә җитештерелгән полиэтиленның дүрттән бер өлеше, синтетик каучукның 40 проценттан артыгы, йөк машиналары шиналарының яртысыннан артыгы һәм поликарбонатның 100 проценты Татарстанда җитештерелә.

Песошин тармакта калган һәм белемнәрен һәм тәҗрибәсен яшь химикларга тапшырган ветераннарга рәхмәт белдерде.

«Химикларның яшь буыны белемнәрен һәм талантларын бик яхшы күрсәтә. Алар дәрәҗәле халыкара олимпиадаларда Татарстан һәм Россиянең данын лаеклы яклый, югары бүләкләр яулый» - дип белдерде республика хөкүмәте башлыгы.

Алга таба Алексей Песошин предприятие хезмәткәрләренә республика бүләкләре тапшырды. Биш татарстанлыга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды, алты кеше ТР Атказанган химигы исеменә лаек булды.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Михаил Юрин ведомство исеменнән Химиклар көненә котлау юллады.

«Татарстан Республикасы – ул химия өлкәсендәге фәнни һәм җитештерү казанышлары үзәге. Сезнең тикшеренүләр безнең илне дөнья базарында көчлерәк һәм көндәшлеккә сәләтлерәк итә», - дип билгеләде министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot