news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Татарстанның спорт мәктәпләре хоккейчыларына кирәк-яраклар тапшырачак

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Барс» һәм Нефтекамскиның «Торос» командалары арасындагы матч алдыннан муниципаль спорт мәктәпләренең яшь хоккейчыларына хоккей кирәк-яраклары тапшыру тантанасында катнашачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый инициатива белән чыкты, ул 5-12 яшьлек спортчылар өчен хоккей кирәк-яраклары сатып алуга 107 миллион сум акча бүлеп биргән. ТР Рәисе ярдәмендә 41 спорт учреждениесе һәм 5 ишегалды командасы кирәк-яраклар алачак.

Тантанада шулай ук ТР спорт министры Владимир Леонов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс»ның элеккеге капитаны Данис Зарипов катнашыр дип көтелә.

Чара 10 октябрьдә Казанда «Барс» хоккей клубы аренасында – «Спорт Сарае»нда уза. Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә башлана.

Казанның «Барс» хоккей клубы Югары хоккей лигасы даими чемпионатының турнир таблицасында 12 уен нәтиҗәләре буенча 13 очко белән 32 команда арасында 16нчы урынны били.

news_right_1
news_right_2
news_bot