news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Төбәк инвестицион стандартын активрак гамәлгә кертергә кушты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Инвестицион үсеш агентлыгына Төбәк инвестицион стандартын активрак гамәлгә кертергә кушты. Узган ел нәтиҗәләре буенча ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ул шулай дип белдерде.

«Стандартны гамәлгә кертүнең нәтиҗәлелеге буенча без әлегә җиденче урынны билибез. Агентлык бу юнәлештә эшен көчәйтсен иде, эшкуарлар юлындагы каршылыкларны бетерү өчен инвесторлар белән сыйфатлы кире элемтәне тәэмин итәргә кирәк», - дип искәртте Татарстан Премьер-министры.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы Төбәк инвестицион стандартын әзерләгән. Ул инвесторның идея барлыкка килүдән алып капитал салуны башкаруга кадәрге юлын кыскартырга тиеш. Моннан тыш, Стратегик инициативалар агентлыгы төбәкләрнең инвестицион җәлеп итү рейтингын төзегәндә әлеге стандартны гамәлгә кертү дәрәҗәсен дә исәпкә ала.

Татарстан узган ел өчен рекордлы күләмдә инвестиция (1 триллион сум) җәлеп итүгә ирешкән. Әмма киләчәктә инвестицияләр күләмен арттыруда киртә булырга мөмкин фактор да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot