Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин: Таушалган коммуналь челтәрләрне вакытында алмаштыру кирәк
Бу минутларда ТР Министрлар Кабинетында Татарстанның 2025-2026 елларда ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмалары эшен оештыру нәтиҗәләре һәм 2026-2027 елгы җылыту сезонына әзерлек бурычларына багышланган утырыш бара. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин узган сезонда республикада җылылыкны өзеп торган аварияле хәлләр дә булганын билгеләп үтте.
«2025-2026 елгы көзге-кышкы җылыту сезонына әзерлек эше, нигездә, билгеләнгән срокларда башкарылды. Узган сезонда, кызганыч, авария очраклары да булды. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 4 мең 283 авария булды. Бу - шактый зур сан. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын, җылылык белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләрен, муниципаль берәмлек башлыкларын киләсе җылыту сезонына әзерлекне контрольдә тотуын сорыйм. Челтәр компанияләренә ремонт эшләренең сыйфатына контрольне катгыйландыру зарур. Җылылык һәм су белән тәэмин итә торган таушалган челтәрләрне алмаштыру буенча чараларны вакытында күрергә кирәк», – дип белдерде Хөкүмәт Рәисе.
Ул гражданнар фикере дә исәпкә алынганын билгеләп узды. «Халык контроле» системасына җылылык бирү белән бәйле 5 мең 992 хәбәр килеп ирешкән. 4 мең 984 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелгән. Дәүләт торак инспекциясе адресына сыйфатсыз хезмәтләргә шикаять белдергән гражданнардан 13 мең 126 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин 2025-2026 елгы җылыту сезоны буенча төп доклад белән чыгыш ясады.
Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз