Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Тәтештә Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тәтештә эш сәфәре кысаларында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Катнашучылар 2022 елның беренче яртыеллыгында эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр. Утырыш Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин рәислегендә узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Агымдагы елның 6 аенда Татарстан Республикасында 27 меңнән артык җинаять теркәлгән, шул исәптән 9 меңгә якын авыр һәм аеруча авыр җинаять.
Теркәлгән көчләүләр (-69,7%), талаулар (-6,7%), урлаулар (-5,6%), шул исәптән банк счетыннан (-29,9%), кәрәзле элемтә чараларын урлау (-6,2%), ут төртү яки шартлау юлы белән милекне явыз ният белән юк итү яки зарарлау (-21,4%), хулиганлык (-16,7%) очракларының кимүе күзәтелә.
Шәхескә каршы җинаятьләр, шул исәптән үтерү – 96,7%, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү – 98,3%, көчләү – 100%, шулай ук милеккә каршы көрәш – 98,5%, талау – 93,4%, автомототранспортны урлау – 90,9% югары дәрәҗәдә саклана.
Тикшерелгән урлаулар саны һәм аларны кылган өчен ачыкланган затлар саны буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урында һәм тулаем ил буенча дүртенче урында тора. Банк счетыннан урлаулар – 16,6%ка, IT-технологияләр кулланып кылынган мошенниклык 48,9%ка арткан.
Дистанцион рәвештә урлау очраклары һәм аларны башкарган затларны ачыклау шактый арткан: банк счетыннан урлаулар буенча – 14,2%ка, IT-технологияләрне кулланып кылынган мошенниклык буенча – 28,3%ка.
Балалар катнашында авариялелек дәрәҗәсе кимү тенденциясе күзәтелә. Республика юлларында балалар катнашында 204 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 5 бала һәлак булган һәм 217 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. 2021 елның шул ук чорында 216 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 10 балигъ булмаган бала үлгән, 226сы яраланган.
2022 елның 6 ае эчендә республика юлларында 1 мең 460 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 127 кеше һәлак булган һәм 1 мең 821 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
Моннан тыш, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Эчке эшләр министрлыгының кайбер территориаль бүлекчәләре эше нәтиҗәләре тыңланды һәм алдагы чорга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз