Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин: Татарстанның салым хезмәте заманча методлар кулланып даими камилләшә
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин салым органнарының гамәлдәге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез һәм Россия Федерациясе салым органнары оешуга 35 ел тулу белән котлыйм!» – дип ассызыклады ул.
Песошин искә төшергәнчә, салым хезмәтен булдыру вакыты Россиядә базар үзгәртеп корулары башлануга туры килде. Аның сүзләренә караганда, бу катлаулы чорда салым органнары илнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә, мөһим социаль-икътисадый бурычларны хәл итүдә таяныч булган.
«Шунысы мөһим, салым хезмәте, заманча методлар һәм технологияләр кулланып, даими камилләшә бара. Республика салым хезмәтенең аерым горурлыгы – өлкән буын тәҗрибәсен һәм яшь белгечләрнең энергиясен берләштергән профессионаллар коллективы», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.
Аның бәяләвенчә, салым хезмәткәрләре, алдынгы санлы чишелешләрне кертеп, салым түләүчеләр белән хезмәттәшлекне гадирәк һәм үтә күренмәле итә, халык һәм бизнес арасында югары салым культурасы формалашуга ярдәм итә.
«Һәр хезмәткәргә намуслы хезмәте, үз бурычларына намуслы мөнәсәбәте, республиканың икътисады һәм социаль өлкәсе эшчәнлеген тәэмин итүгә керткән шәхси өлеше өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телим!» – дип йомгаклады Алексей Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз