Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин: Татарстанда язгы чәчү алдыннан орлык, ашлама, запчастьлар күләме нормадан артык
Премьер-министр, импортка бәйлеклекне кисәтү өчен, үзебезнең илдә техник һәм яшелчә культуралары орлыклары һәм үсемлекләрне саклау чаралары белән тәэмин итә алучылар исемлеге төзелгәнен әйтте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың авыл хезмәтчәннәрендә язгы чәчү алдыннан орлык, ашлама һәм запчастьлар нормадан артык булуын әйтте.
«Азык-төлек куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә. Быелгы уңыш өчен 480 мең гектар уҗым культуралары чәчелгән, язгы чәчүгә орлыклар белән тәэмин ителеш 115 процент», - диде ул Дәүләт Советында республика Хөкүмәте эше турындагы хисабында.
Премьер-министр, импортка бәйлеклекне кисәтү өчен, үзебезнең илдә техник һәм яшелчә культуралары орлыклары һәм үсемлекләрне саклау чаралары белән тәэмин итә алучылар исемлеге төзелгәнен әйтте.
«Ашлама хуҗалыкларга расланган график буенча китерелә. Язгы кыр эшләре өчен бөтен техника тулысынча әзер», - диде Алексей Песошин.
Хөкүмәт рәисе 19 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелгәнен искәртте. Аның сүзләренчә, халык арасында озак саклана торган продуктларны күпләп алу ажиотажы кимегән. Нигездә, азык-төлекне уртача куллану күләмнәрендә алалар. «Сәүдә объектлары штат режимында эшли, халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен запаслар җитәрлек», - диде Премьер-министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз