news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстанда хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерергә кушты

Татарстанга пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткәннән соң республикада хәбәр итү системаларының ничек эшләвен тагын бер тапкыр тикшерергә кирәк. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Беренче чиратта, үзегездәге хәбәр итү системасының ничек эшләвен карагыз, аны тикшерегез, күнекмәләр үткәрегез. Бу очракларда иң мөһиме – мәгълүматның җитәкчеләргә дә, адекват чаралар кабул итәргә тиешле кешеләргә дә, шулай ук аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын, барысы да бер юнәлештә эш итсен өчен халыкка да барып җитүе», - дип искәртте ул.

Алексей Песошин Татарстанның барлык районнарында хәбәр итү системаларын тикшерү эшенең ничек үткәреләчәген күзәтергә кушты.

Искәртеп узабыз, элегрәк ТР Премьер-министры Татарстанның барлык хезмәтләре һәм ведомстволары да пилотсыз очу аппаратларының кабат һөҗүм итү ихтималына әзер булырга тиеш дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100