news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен үткәрергә кушты

7-15 октябрьдә Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе узачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы боерыкны имзалаган.

Чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана. Аның төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәлеп итү.

Документ нигезендә, чарада республика хакимият органнары, ТР муниципаль берәмлекләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары катнашырга тиеш. Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

Искәртеп узабыз, әлеге акция Россиядә 2019 елдан бирле үткәрелә. Шушы вакыт эчендә анда катнашучылар 200 миллионнан артык агач утырткан. 2022 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан акциядә катнашучы иң актив төбәкләр унлыгына керде.

Чара «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Илкүләм проектлар Россиядә Президент Владимир Путин указы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100