Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин: Татарстан юридик практиканың танылган үзәге булып тора
Казан федераль университетының Император залында Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясе һәм «Татарстан Республикасының Ел юристы» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Катнашучыларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
«Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре – юридик практика, белем һәм фән үзәкләре буларак танылды. Казан юридик мәктәбенең күренекле юристлары безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. Иң яхшы традицияләргә тугрылык саклап, галим-юристлар һәм практиклар Казан хокук мәктәбенә нигез салган Габриэль Шершеневич, Гавриил Державин, Дмитрий Мейер кебек күренекле шәхесләрнең мирасына таянып, аны ныгытуны дәвам итә», – диде ул.
Песошин катнашучыларны якынлашып килүче Юрист көне белән котлады һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән республикада дәүләт һәм дәүләттән тыш бушлай юридик ярдәмнең нәтиҗәле системасы булдырылуын һәм Казан Халыкара юридик форумының ел саен үткәрелүен искәртте.
Шершеневич исемендәге Бөтенроссия премиясенең лауреатлары булып РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының (МГИМО) хокук теориясе һәм чагыштырма хокук белеме кафедрасы мөдире Алексей Малиновский, шулай ук Татарстан буенча «Десантчылар берлеге» төбәк бүлекчәсе рәисе киңәшчесе, икътисад фәннәре докторы, доцент, ТРның атказанган юристы Сергей Алексеев танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз