Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте исеменнән республика халкын Космонавтика көне белән тәбрик итте. Ул үзенең котлавында галәмгә беренче очыш кешелек аңында гына түгел, фәндә, техникада, сәясәттә, иҗатта – белем һәм тормышның күп кенә өлкәләрендә ыргылыш булуын билгеләп үтте.
«Космик тикшеренүләрнең роле көн саен арта, бу яңа технологияләрне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр эзләргә һәм табарга мөмкинлек бирә», - диде Песошин. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Премьер-министр шулай ук Татарстанның ил космонавтикасы һәм ракета сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Әйтик, Казанда ракета двигательләре төзи башлыйлар һәм нәтиҗәдә ул авиация, космик белем бирү, авиация производствосы үзәгенә әверелә.
«Бүген дә галимнәр, инженерлар, конструкторлар, предприятие хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ракета-космик тармак үсеше бер урында тормый: үзебезнең сәнәгый һәм интеллектуаль потенциалга таянып, технологик үсешне тәэмин итәргә сәләтле инновацион карарлар тәкъдим ителә», - дип сүзен дәвам итте Песошин.
Ул шулай ук космик тармакны үстерүгә ярдәм иткән барлык татарстанлыларга югары һөнәри осталык, җаваплылык, намуслылык һәм патриотизмы өчен рәхмәт белдерде.
«Барыгызга да һөнәри уңышлар, үз көчегезгә ышаныч, нык сәламәтлек һәм иминлек телим», - дип сүзен төгәлләде Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз