news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин: Татарстан Россия төбәкләре арасында лидерлык позицияләрен саклады

Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстан узган елда Россия төбәкләре арасында лидерлык позицияләрен саклаган. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советының 20-нче утырышында ясаган чыгышында әйтте.

«Вазгыять катлаулы булса да, икътисадта уңай динамика сакланды. Тулай төбәк продукт күләме буенча республика – алтынчы, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча – бишенче, сәнәгать производствосы һәм авыл хуҗылыгы буенча – дүртенче һәм төзелеш күрсәткечләре буенча икенче урында», – дип белдерде Алексей Песошин.

Узган елда тулай төбәк продукт күләме 5,7 трлн сумга җиткән, җитештерлгән продукция 6 трлн сумлык, сәнәгать производствосы индексы 109,9 процент тәшкил итә.

Ул тулай төбәк продукт күләменә төп өлешне эшкәртү производстволары керткәнен билгеләп узды. «Төп капиталга инвестицияләр 1,6 трлн сумнан арткан, аларның яртысы диярлек эшкәртүче производстволар үсешенә юнәлдерелгән», – дип әйтте Премьер-министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot