news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин «Созвездие - Йолдызлык» фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Алексей Песошин «Созвездие - Йолдызлык» фестивале җиңүчеләрен бүләкләде
Фото: «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казанда «Созвездие – Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды.

«Татарстанда балалар һәм яшьләрнең иҗади үсеше өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр дә тудырылган. Моңа иң ачык мисалларның берсе — «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте», - дип искәртте Песошин.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, фестивальдә катнашучылар саны 1,3 миллион кешедән артып киткән.

2006 елдан башлап ел саен фестивальнең 40 лауреаты һәм җиңүчесе бүләкләнә. Быел республиканың 24 районы һәм шәһәреннән фестивальдә катнашучылар стипендиат булды.

Төрле номинацияләрдә һәм яшь төркемнәрендә җиңүчеләр 15 меңнән 45 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган стипендия алачак. «Вокал-соло» (70 мең сум) һәм «Хореография» (80 мең сум) номинацияләрендә Буадан Камил Вәлиев һәм Әлмәттән «Фристайл» заманча бию студиясе Гран-прига ия булды.

Тантанада катнашучылар арасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр министры Ренат Садыйков, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot