news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин: Салым хезмәте – дәүләт терәкләренең берсе

Алексей Песошин: Салым хезмәте – дәүләт терәкләренең берсе
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән салым хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.

«Салым хезмәте – дәүләтнең бер терәге, һәм бу фундаментта – сезнең көндәлек тырыш хезмәтегез: исәпләүләрдә төгәллек, законны үтәүдә кырыслык, һәр салым түләүчегә игътибар. Сезнең профессиональлегегез нәтиҗәсендә республика һәм ил бюджеты тулылана, социаль программалар гамәлгә ашырыла, төбәкләр һәм предприятиеләр үсә», – дип белдерде Татарстан Республикасының Хөкүмәт башлыгы.

«Аерым рәхмәт сүзләре – хезмәт ветераннарына. Сезнең тәҗрибәгез, эшкә тугрылыгыгыз һәм яшь белгечләргә бирелгән белемегез – салым органнарының алтын фонды. Сезнең эшегез төрле елларда без бүген горурлана торган көчле, заманча һәм ачык хезмәткә нигез салды», – дип ассызыклады ул.

«Гаиләләрегездә җылылык һәм шатлык хөкем сөрсен, өйләрегездә һәрвакыт якыннарыгызның мәхәббәте һәм аңлавы көтсен. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам һәм сайлаган эше өчен горурлык телим. Һәр яңа көн профессиональ җиңүләр китерсен! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим», – дип йомгаклады Алексей Песошин.

news_right_1
news_right_2
news_bot