Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда тавыш бирде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 143 нче мәктәбендә сайлау участогында булды һәм Россия Федерациясе Президентын сайлауда үз тавышын бирде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сайлауда тавыш биргән барлык гражданнарга «бөтен гаилә белән сайлауга!» язуы белән махсус беләзек бирәләр, аның белән сайлауның өч көнендә дә – 15-17 мартта җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм бәйрәм концертына керү каралган.
- Кичә Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
- Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
- Сайлауларга дүрт кандидат чыгарылган: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз