Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин Россия – АСЕАН диалогында Татарстанның югары роле турында белдерде
Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең өлкән вазыйфаи затлары киңәшмәсе тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә узды. Россия делегациясен РФ тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Россия һәм АСЕАН арасында мөнәсәбәтләр урнашуның 35 еллыгы елында узды. Катнашучылар сәясәт, икътисад һәм гуманитар өлкәдә стратегик партнерлык үсеше турында җентекләп фикер алышты.
Алар шулай ук, яңа уртак механизмнар һәм проектлар эшләтеп җибәрүне дә кертеп, хезмәттәшлекне киңәйтү һәм диверсификацияләү буенча конкрет адымнар билгеләде. 2021-2025 елларда Россия – АСЕАН комплекслы гамәлләр планы үтәлешен һәм яңа урта сроклы документ әзерләүне аерым карады.
Халыкара һәм төбәк мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында яклар Евразиядә һәм Азия-Тын океан төбәгендә куркынычсызлык архитектурасын ныгытуга омтылуларын расладылар. Сүз ачыклык, тигез хокуклылык һәм халыкара хокукны саклау принциплары турында барды. Шулай ук катнашучылар күп яклы мәйданчыкларда багланышларны көчәйтергә һәм АСЕАНның ЕАЭС һәм ШОС белән элемтәләрен үстерергә әзер булуларын белдерделәр.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, республика мондый дәрәҗәдәге киңәшмәне кабул итүне зур дәрәҗә дип саный. Ул белдергәнчә, чараны Татарстанда уздыру югары ышаныч турында сөйли һәм халыкара диалог һәм хезмәттәшлек мәйданчыгы буларак регионның ролен ассызыклый.
Песошин Россия Тышкы эшләр министрлыгына очрашуны оештыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм дипломатларның җайга салынган эше аны югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте.
Ул шулай ук Казанның тарихи яктан мәдәниятләр, диннәр һәм цивилизацияләр очрашу урыны булуын ассызыклады, монда гасырлар дәвамында милләтара татулык, хөрмәт һәм партнерлык формалашкан. Аның сүзләренчә, бу кыйммәтләр тигез хокуклылыкка һәм тотрыклы үсешкә нигезләнгән Россия – АСЕАН багланышлары рухы белән туры килә.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Россиянең АСЕАН илләре белән хезмәттәшлеге бүген аеруча мөһим һәм сәүдә, сәнәгать кооперациясе, инновацияләр, цифрлы икътисад, мәгариф, фән, туризм һәм гуманитар алмашуларда зур потенциалга ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз