news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин республика халкын Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады

Алексей Песошин республика халкын Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бүген Россиядә мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм - Меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Бу көн - риясызлык һәм юмартлык күрсәтеп, дөньяны яхшырак итүчеләрне тану һәм хөрмәт символы», - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы.

«Безнең илдә күп гасырлык хәйриячелек һәм меценатлык традицияләре барлыкка килде. Якыныңа ярдәм итү, үз халкыңа һәм үз илеңә хезмәт итү һәрвакыт кешелеклелекнең төп принциплары булды һәм җәмгыять яшәешенең нигезен тәшкил итте», - дип ышаныч белдерде ул.

«Хәйриячелек һәм меценатлык тарихы тирән тамырларга ия. Гасырлар дәвамында шәхси ярдәм нәтиҗәсендә илне үзгәрткән театрлар, хастаханәләр, мәктәпләр барлыкка килде», – дип искә төшерде Песошин.

«Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Сугыш еллары халкыбызның чиксез юмартлыгын һәм игелеген күрсәтте. Әмма бүген дә «хәйриячелек» һәм «шәфкатьлелек» сүзләре беркайчан да булмаганча актуаль яңгырый. Татарстан Республикасында яшәүче йөзләрчә мең кеше хәйрия проектларында катнаша, аларның максаты – саклаучыларыбызга мөмкин кадәр ярдәм итү», - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100