Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады.
«Хөрмәтле Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Сезне Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Нигез салынганнан алып өч йөз елдан артык вакыт дәвамында прокуратура илебезнең хокук саклау системасында закон өстенлеген, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итә торган төп институтларның берсе булып тора.
Прокуратура хезмәткәрләрен һәрвакыт профессиональлек һәм эшкә бирелгәнлек, принципиальлек һәм максатчанлык, иң катлаулы ситуацияләрдә оператив һәм грамоталы эш итә белү аерып тора.
Республика җитәкчелеге сезнең авыр, әмма намуслы хезмәтегез, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен ихлас рәхмәтен белдерә.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм Ватаныбыз хакына һөнәри эшчәнлектә яңа уңышлар телим!» – диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз