news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин: Профсоюзларның Татарстан тормышындагы роле арта бара

Алексей Песошин: Профсоюзларның Татарстан тормышындагы роле арта бара
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ТР Профсоюзлар федерациясенең 30 нчы отчет-сайлау конференциясе узды. Чара эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциягә шулай ук «Россия Мөстәкыйль профсоюзлар федерациясе» бөтенроссия берлеге рәисе Сергей Черногаев та килде. Барлык теләүчеләр өчен чараның турыдан-туры трансляциясе оештырылды.

Конференция эшче органнарны сайлау һәм оештыру процедураларын уздырудан башланды. 2020–2025 елларда Профсоюзлар федерациясенең эшчәнлеге турында отчет доклады белән оешма рәисе Елена Кузьмичева чыгыш ясады.

Сергей Черногаев үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Профсоюзлар федерациясенең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул 18 тармак һәм 4 беренчел республика оешмасын берләштерә. Аның әйтүенчә, профсоюз хәрәкәте лидерларының бердәм эше һәм хезмәт коллективлары ярдәмендә оешма хезмәткәрләрнең хокукларын яклау, социаль партнерлыкны үстерү һәм хезмәт шартларын яхшырту юнәлешендә конкрет нәтиҗәләргә ирешә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз чыгышында профсоюзларның республика тормышында мөһим урын алып торуын, ә икътисади проблемалар шартларында аларның роле тагын да артуын билгеләп үтте.

«Сезнең эшчәнлек — көн саен хәл ителә торган хезмәт хокукларын яклау, социаль партнерлыкны үстерү, хезмәткә түләү һәм хезмәт шартларының лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итү, гаиләләр һәм яшьләргә ярдәм итү мәсьәләләре», — дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot