news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте

Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте
Фото: ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте

ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте исеменнән эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

«Эчке эшләр органнарында хезмәт итү аерым сыйфатлар – батырлык, чыдамлык, гаделлек һәм фидакарьлек таләп итә. Сез көн саен, еш кына үз гомерегезне куркыныч астына куеп, профессиональлек һәм сайлаган эшегезгә тугрылык күрсәтеп, үз бурычыгызны намус белән үтисез.

Республика җитәкчелеге эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт белдерә. Сезнең бай тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм башкаларга остаз булуыгыз яшь хезмәткәрләрнең һөнәри үсешендә зур әһәмияткә ия. Сез башлап җибәргән традицияләр җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә ныклы нигез булып тора.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшегездә яңа казанышларга ирешүегезне телим. Закон сакчысы дигән мактаулы исем сезгә иң катлаулы һөнәри бурычларны үтәүдә тормыш көче, энергия һәм оптимизм өстәсен», - дип яза ТР Премьер-министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot