news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Питрәч Татарстандагы иң перспективалы районнарның берсе дип танылды

ТР Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Питрәч районы республиканың инвестиция ягыннан иң җәлеп итүчән һәм перспективалы муниципаль берәмлекләреннән берсе дип танылды. Татарстан Республикасы Питрәч район Советы утырышында ул шулай дип белдерде.

«Район халкының актив рәвештә артуы яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, юл инфраструктурасы төзүне таләп итә. Бу мәсьәләләрне республика хакимият органнары белән тыгыз бәйләнештә хәл итәргә кирәк», - диде Татарстан Премьер-министры.

Аның әйтүенчә, өстенлекле бурычларның бер өлеше махсус хәрби операцияне исәпкә алып формалаштырыла.

«Биредә хәрби бүлекчәләрнең составын формалаштыру, махсус операциядә катнашучы хәрбиләр, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә кирәк», - диде Песошин.

Сәясәтче билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык команданың көйле эшләве зарур.

Искәртеп узабыз, элегрәк «АгроИнвест» идарә компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.

«Аның хезмәт биографиясе азык сәнәгате, авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле. Рәис Әхтәм улының кешеләр, хезмәт коллективлары белән эшләүдә зур тәҗрибәсе бар. Ул үзен булдыклы гына түгел, ә социаль яктан җаваплы җитәкче буларак та күрсәтте, актив җәмәгать эше алып барды. Ике чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланды, үз сайлаучыларның күп кенә сорауларын уңышлы хәл итәргә булышты. Рәис Әхтәм улы үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы гамәлгә ашырыр, районның социаль-икътисади үсешенә бәйле мәсьәләләрне нәтиҗәле рәвештә хәл итәр дип ышанам. Без исә үзебезнең тарафтан аңа ярдәм итәрбез, ул депутатлар һәм халыкның ярдәмен тоеп эш итәр дип өметләнәбез», - диде Песошин Сөләйманов хакында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100