news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Питрәч районының булачак җитәкчесен тәкъдим итәчәк

Бүген Питрәч районындагы сессиядә Рәис Сөләймановны муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләячәкләр. Питрәчтә аны республика Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

54 яшьлек Рәис Сөләйманов - «АгроИнвест» идарә компаниясе ЯАҖ генераль директоры. Тумышы белән – Татарстан Республикасының Октябрь районы (хәзерге Нурлат) Чулпан авылыннан. 1993 елда - Казан дәүләт технология университетын (инженер химик-технолог), 2001 елда Казан финанс-икътисад институтын (менеджер) тәмамлаган.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.

Төрле елларда «Чулман-МСХ» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры урынбасары, «Татсахарагропром» җитештерү берләшмәсенең матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы, «Алида-Союз» ҖЧҖ директоры, «Зәй шикәре» ААҖ генераль директоры, «АгроИнвест» идарә компаниясе ЯАҖ Директорлар советы рәисе булып эшләгән.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеген җитәкләячәге хакында хәбәр иткән иде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортындагы шимбә киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Искәртеп узабыз, Кашапов районны 2018 елдан бирле җитәкли.

Элегрәк билгеле булганча, быел Татарстан Белоруссиядәге үз вәкиллеге эшен яңадан башларга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100